Арча районында агач утырту буенча акция узды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Арча районының Үрнәк авыл җирлегендә Казансу елгасы буенда урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча масштаблы сынау проекты старт алды. Акциядә 50 артык кеше катнашты.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, СИБУР компаниясе, Арча районы башкарма комитеты, Арча урман хуҗалыгы, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Акция кысаларында 8000 имән һәм чыршы үсентесе утыртылды.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров утырту өчен ике еллык үсентеләр: ябык тамыр системалы чыршы һәм ачык тамыр системасы белән имән кулланылуы турында әйтеп китте. «Бүгенге урман утырту акциясе бу су объектын саклап калу өчен бик мөһим. Туфрактан суга пычрак эләкмәсен өчен, бигрәк тә язгы яңгырлар вакытында, мондый акцияләр үткәрелә.  Бу акция – саклагыч утыртмалар булдыру буенча системалы эшнең бер өлеше», - диде Рәис Кәлимулла улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International