Бөгелмә урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Бөгелмә урманчылыгы территориясендә Ключи авыл җирлегендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты, мәктәп урманчылыклары вәкилләре, 14 нче прогимназия педагоглары һәм ата-аналары белән балалар, Балалар экология-биология үзәге педагоглары һәм укучылары, 5 нче урта мәктәп педагоглары һәм укучылары, волонтерлар катнашты.
Акция барышында 1,7 гектар мәйданда 7000 данә карагай утыртылды. «Утырту материалын үзебез үстерәбез. «Урманны саклыйк» акциясе безнең ел саен үткәрелә торган күркәм традиция. Табигать, ул бик нәфис, аны сакларга кирәк. Безнең бүген башкарган эшләребез киләчәк буыннарны сөендерәчәк», – дип билгеләде Бөгелмә урманчылыгы җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.