«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә укучылар үзидарәсе активистлары катнашты

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә Әгерҗе муниципаль районының Көчек урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе активистлары һәм Җиңү волонтерлары катнашты.

Бу инициатива Варкләд-Бодья авылы чишмәсе территориясен яшелләндерүгә һәм экологияне саклауга юнәлдерелгән. Яшүсмерләрнең мондый чарада катнашуы безнең җирлекне яшелрәк итәргә ярдәм итеп кенә калмый, ә аларда әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык хисе дә формалаштыра.

Барысы 50 миләш һәм 80 каен үсентесе утыртылды.

«Без мондый хезмәттәшлек күркәм традициягә әверелер һәм башка укучыларны экологик акцияләрдә катнашырга рухландырыр дип өметләнәбез. Бу мөһим эштә катнашканнарның барысына да рәхмәт! Табигатьне саклагыз!» – дип ассызыклыйлар Әгерҗе урманчылыгында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International