MAX сервисы – язышу һәм шалтыратулар өчен генә түгел, ә бер кушымта эчендә тулы бер цифрлы экосистема да. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат технологияләрен үстерү секторы хезмәткәрләре куркынычсызлык күзлегеннән чыгып популярлаша барган МАХ мессенджерының өстенлекләрен ачыкларга тырыштылар.
Беренчедән, МАХның төп өстенлекләренә түбәндәгеләрне кертергә кирәк:
- Регуляторлар таләпләренә туры килү – Россия законнарының барлык таләпләрен дә үти;
- Функциональлек – хәбәрләр алмашудан тыш, югары сыйфатлы элемтә белән аудио һәм видеоэлемтә, 100 катнашучыга кадәр төркем конференцияләре бар;
- Россия эшләнмәсе – тулысынча үзебезнең ил программа тәэминаты;
- Югары куркынычсызлык – мәгълүматларны шифрлау һәм мәгълүмат таралудан саклау;
- Корпоратив файдалану – эш коммуникацияләре һәм бизнес-процесслар өчен уңайлы;
Икенчедән, МАХ мессенджерының конкрет өстенлекләренә килгәндә, бу һичшиксез:
Файллар белән алмашу һәм саклау
Куркынычсызлык
Интеграцион мөмкинлекләр
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат технологияләрен үстерү секторы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, инде шактый технологик өстенлекләр бирә торган платформага күбрәк кеше кушыла. MAX сервисы үсүен дәвам итә: яңа функцияләр атна саен диярлек барлыкка килә.