«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ белән берлектә, ел саен урман агач токымнары орлыкларын әзерләүгә тиешле игътибар бирә. Агымдагы ел планы 103% ка үтәлгән, шул исәптән 35 кг ылыслы токым орлыклары әзерләнгән, шулардан 25 кг – нарат һәм 10 кг – сыйфатлы беренче класслы чыршы, 535 кг – яфраклы токым орлыклары, шулардан 500 кг – имән, 15 кг – каен һәм 20 кг – ланцет корычагачы.
«Хәзерге вакытта 2026 елда эшкәртү өчен ылыслы токымнар күркәләрен әзерләү белән шөгыльләнәбез, – дип билгеләп үтәләр «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ. – Бүгенге көнгә 2 тоннадан артык нарат күркәсе, 0,8 тонна чыршы һәм 0,3 тонна себер карагае әзерләнде. Шулай ук куакларның декоратив токымнары орлыкларын, ягъни гади миләш, дүләнә, кызыл балан, спирея, соры зирек орлыкларын әзерләүгә аерым игътибар бирәбез».