«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аксубайның 1 нче урта мәктәбе территориясендә спирея үсентеләре утыртылды.
Чарада мәктәп укучылары белән берлектә Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре катнашты.
Балалар зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, барысының да утыртуда шәхсән катнашасы килде.
Һәр бала үсентеләр утыртуда катнашты: чокыр казып, үсентеләрне төшерде, туфрак белән күмеп, су сипте.