ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Федераль штаб утырышында катнашты

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Васильевич Советников рәислегендә урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль штаб утырышы булды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Утырышның төп темасы 2025 елның янгын куркынычы сезонына башлангыч йомгаклар һәм 2026 елга янгынга каршы чараларны планлаштыру булды. Быелгы янгынга йогынты ясаган аномаль һава шартларын анализлауга аерым игътибар бирелде.

Утырыш барышында Рослесхоз вәкилләре янгын куркынычы сезонына комплекслы анализ ясадылар. Югары хәвеф-хәтәр регионнары – Байкал аръягы крае һәм Бурятия Республикасындагы вәзгыять аерым каралды, аларның вәкилләре кабул ителгән чаралар һәм эш нәтиҗәләре турында өстәмә докладлар белән чыгыш ясады.

Катнашучылар урман янгыннарын сүндерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирделәр. Уфа дәүләт нефть техник университеты белгечләре «Авиалесохрана» ФБУ вәкилләре белән берлектә янгынга каршы чараларның нәтиҗәлелеген арттыра торган инновацион янгын сүндерү составларын һәм дымландыргычларны куллану нәтиҗәләрен күрсәттеләр.

Утырыш йомгаклары буенча 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек буенча төп бурычлар билгеләнде, алар арасында – янгыннарны иртә ачыклау системасын камилләштерү, сүндерүнең яңа технологияләрен кертү һәм ведомствоара багланышларны көчәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International