Чирмешән лицеенда укучылар өчен экология дәресе үткәрелде

2025 елның 17 октябре, җомга

Чирмешән лицеенда «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман утыртып, без нәрсә утыртабыз?» танып белү дәресе уздырылды Дәресне Чирмешән урманчылыгының урманнардан файдалану инженеры Гыйззәтуллина Илсөяр Габделәхәт кызы үткәрде.

Дәрес барышында яшь экологлар экологик балансны саклауда урман утыртмаларының төп роле һәм илебезнең урман байлыкларын саклау өчен кирәкле кагыйдәләр турында белделәр. Урман торгызуның гамәли мәсьәләләренә һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.

Чара тәмамлангач, һәр катнашучыга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәлек бирелде, алар мәктәп укучыларына табигатьне сакларга гына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә файдалы белемнәрен уртаклашырга ярдәм итәчәк.

«Мондый инициативалар үсеп килүче буында экологик аң формалашуга ярдәм итә һәм Татарстан Республикасының урман фондын саклап калуга зур өлеш кертә», - дип ассызыклый Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International