«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» табигать саклау акциясендә һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясендә катнаштылар.
Акциянең көзге этабын үткәрү чорында 3 куб.м күләмендә каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару буенча эшләр башкарылды, 2 беседка, мәгълүмат щитлары, стендлар һәм аншлаглар ремонтланды.
Көзге урман культуралары сезоны кысаларында урман культураларын тулыландыру буенча эшләрне дәвам итү өчен 82 гектар мәйданда утырту материалы казылды.