Минзәлә урманчылыгында 2026 елгы урман культуралары өчен туфрак эшкәртү эшләре төгәлләнә

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Туфракны сыйфатлы эшкәртү сәламәт һәм тотрыклы урман утыртмалары булдыруда төп этап булып тора. 2026 елгы урман культуралары сезоны алдыннан Минзәлә урманчылыгы белгечләре киләчәктә утырту өчен урман кишәрлекләрен әзерләү буенча чаралар комплексын төгәллиләр.

«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ белгечләре сүзләренә караганда, туфракны дөрес әзерләү берничә мөһим бурычны хәл итә: туфракның структурасын яхшырта, чүп үләннәрен бетерә, үсентеләрнең үсеп китүчәнлеген арттыра һәм киләчәктә урман утыртмаларын үстерү өчен уңай шартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International