«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Алабуга урманчылыгында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Чара битараф булмаган халыкны, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау темасы өстенлекле булган волонтерларны берләштерде.
Акциядә катнашучылар территорияне яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр: яшь агачлар утыртылды һәм урман массивын төзекләндерү эшләре башкарылды.
«Мондый инициативалар экосистемаларны саклауга һәм торгызуга, һаваның сыйфатын яхшыртуга һәм киләчәк буыннар өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә», - дип уртаклаштылар «Алабуга урманчылыгы» ДКУ.