Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, «Болгар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Дмитрий Зарифуллин ТР Спас муниципаль районы хакимияте бинасында узган атналык район киңәшмәсендә катнашты.
Дмитрий Зарифуллин район урманнарында 2025 елгы янгын куркынычы сезонына йомгак ясады. Урманга чиктәш территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Җитәкче-урманчы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.10.2020 ел, № 1614 карары белән расланган Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пункты кысаларында урман фонды җирләренә терәлеп торган җир кишәрлекләре милекчеләренә территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән чистарту буенча чаралар үткәрергә кирәклеген искәртте.
Дмитрий Зарифуллин урман янәшәсендәге җирләрнең барлык хуҗаларын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, җаваплылык күрсәтергә һәм үз участокларын чистарту эшләрен вакытында башкарырга өндәде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә урман янгыннары чыгу куркынычын сизелерлек киметергә һәм төбәкнең табигый байлыгын саклап калырга мөмкин.