Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар. Чара Чирмешән районының төрле буын һәм оешма вәкилләрен берләштерде.
Акциягә «П.С.Курасанов исемендәге 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре, шулай ук авыл җирлеге хезмәткәрләре кушылды. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә акциядә катнашучылар Чирмешән районының яшел фондына зур өлеш керттеләр.
«Җирле бергәлекнең мондый киң катнашуы илебезнең урман байлыкларын саклау һәм үрчетүнең мөһимлеген аңлау дәрәҗәсенең артуын ассызыклый. Мондый инициативалар үсеп килүче буында экологик аң формалаштыра, халыкны иҗтимагый әһәмияткә ия бурычлар тирәсенә берләштерә», - дип билгеләп үтәләр Чирмешән урманчылыгында.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе ел саен «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм янгыннардан, кисүләрдән һәм башка тискәре йогынтылардан соң урманнарны торгызуга юнәлдерелгән. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең максаты – 70 миллион агач утырту һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарны торгызу һәм саклау темасына юнәлтү.