Бүген урман корылышы материалларын гамәлгә кертү һәм урман кишәрлекләрен файдалануга бирү срокларын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән урман законнарын камилләштерү мәсьәләләрен карау буенча Архангельск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары И.Г.Мураев җитәкчелегендә эшче төркем киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов катнашты.
2022 елның 1 гыйнварыннан урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата урман корылышы чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына тапшырылды. Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә урман корылышы чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләре юкка чыкты.
Россия Федерациясе Урман кодексының 67.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә урман корылышы урманнарны төзекләндерү планы нигезендә башкарыла. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, федераль бюджет кысаларындагы бүлеп бирелгән финанслауны исәпкә алып, Россия Федерациясе субъектларының урман корылышы ревизия чорының 10 еллык срогы тәмамлана торган урманчылыклары территориясендә урман төзекләндерү планына тулы күләмдә кертеп бетерә алмый.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъекты акчалары исәбеннән уртак финанслау кысаларында урман корылышы өчен законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карарга, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнарының бу эшләргә заказ бирүчеләр булу мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде, бу исә урман корылышы материалларын актуаль хәлдә тотарга, вакытында һәм сыйфатлы саклау, яклау чараларын үткәрергә, урманнарны торгызу һәм Россия Федерациясе субъектына урман төзекләндерү эшләрен финанслауда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.