Бөрсет кишәрлеге урманчылыгында яңа имәннәр утыртылды

2025 елның 24 октябре, җомга

Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөрсет кишәрлеге урманчылыгының урман питомнигында сабакчалы имән чәчү буенча көзге эшләрне уңышлы башкардылар. 0,06 га мәйданда 46 нчы кварталда (16 һәм 34 нче кварталда) белгечләр тарафыннан 300 кг 1 класслы имән чикләвеге чәчелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чәчү материалы Кама урманчылыгы территориясендә 76 кварталның 28 бүлемтегендә җыелган, бу булачак утыртмаларның җирле шартларга экологик җайлашуын тәэмин итә.

Питомниктагы барлык эшләрне җиде кешедән торган комплекслы бригада башкара. Бу коллективка җитештерү мәйданнары һәм утырту материалын үстерүнең тулы чорына кирәкле барлык инструментарийлар беркетелгән.

«Әлеге чаралар төбәк урманнарын торгызу, илебезнең табигый байлыкларын саклау һәм арттыру буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора», – дип билгеләп үтәләр Кама урман хуҗалыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International