ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышларында катнашты

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 25 октябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанның Бадминтон үзәгендә узды.

Ярышларда Артем Николаев, Рүзәл Хәйруллин, Эльвира Зыятдинова һәм Татьяна Барсуковадан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Дәүләт Советы һәм ТР Суд департаменты идарәсе командаларына каршы уйнады.

«Бадминтон – катнашучылардан физик әзерлек кенә түгел, тактик фикерләүне дә таләп итә торган мавыктыргыч спорт төре, – дип шәрехләде Артем Николаев. – Без үзебезнең команда белән мөмкин кадәр тырыштык һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдык. Бик яхшы уен өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International