«Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган чара узды. Аның кысаларында көллият студентлары китапханә эшенең тарихы һәм мәдәни мирасны саклауда китапханәләрнең төп роле турында белделәр.
«Китапханә: үткәне һәм хәзергесе» дигән интерактив викторина катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты, аның барышында студентлар эрудицияләрен һәм әдәби әсәрләрне белүләрен күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара мәктәп китапханәләре көне күп илләрдә ел саен октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә, 1999 елдан башлап, ЮНЕСКО инициативасы белән билгеләп үтелә. 2025 елда аны 27 октябрьдә билгеләп үттеләр.
«Бу бәйрәм мәгариф җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия. Ул китапханәчеләрне, педагогларны һәм укучыларны берләштереп кенә калмый, ә укуның матур традицияләрен саклап калуга һәм кешедә китапка мәхәббәт хисе тәрбияләүгә дә ярдәм итә», – дип ассызыклады көллият директоры Рим Фәхразыев.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар көллият өчен традициягә әвереләчәк һәм яшьләрнең укырга һәм интеллектуаль үсешкә кызыксынуын арттырачак.