ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Тормыш агачы» экологик һәм климат проектларын үстерү буенча АКО генераль директоры урынбасары Екатерина Мальцева белән эшлекле очрашу үткәрде. Чара ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узды.
Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Тормыш агачы» АКО арасында килешүгә кул кую перспективалары турында фикер алышу булды. Документ республика территориясендә ирекле урман үрчетү чараларын гамәлгә ашыру һәм климат проектларын башлап җибәрү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.
«Бүген экологик иминлек һәм климат тотрыклылыгы мәсьәләләре дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләре исәбендә тора. Татарстанның «Тормыш агачы» АКО белән хезмәттәшлеге бу юнәлештә максатларга ирешү өчен яңа мөмкинлекләр ача», – дип ассызыклады ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Очрашуда катнашучылар климат проектларын гамәлгә ашыру, урман үрчетү өчен кишәрлекләр сайлау мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Тормыш агачы» АКО арасындагы килешүгә агымдагы ел ахырына кадәр кул кую планлаштырыла.