Түбән Кама районының яшь урманчылары «Урман белгечләре» интеллектуаль викторинасында көч сынаштылар

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ базасында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр арасында «Урман белгечләре» дигән мавыктыргыч интеллектуаль викторина узды. Чара «Түбән Кама урманчылыгы» ТР ДКУ ярдәмендә оештырылды.

Викторинаны җитәкче-урманчы урынбасары Ксения Бурмистрова һәм учреждениенең баш бухгалтеры Алиса Мокина үткәрде. Уен барышында укучылар агач һәм куак токымнарына, урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, шулай ук урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, укучыларның җаваплары теоретик әзерлекнең яхшы булуын гына түгел, республиканың урман байлыкларын саклау проблемалары белән дә кызыксынуын күрсәтте.

Киеренке көрәш йомгаклары буенча 7 нче УББМ мәктәп урманчылыгында катнашучылар җиңүче булдылар. Икенче урынны 19 нчы УББМ вәкилләре алды, өченче урынны «Красный Ключ УББМ яшь урманчылар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International