«Рослесозащита» филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге коллективы «Макулатура тапшыр – агачны коткар» экологик акциясендә катнашты. Акция кысаларында учреждение белгечләре икенчел чимал җыеп, кабул итү пунктына 501 кг макулатура китергәннәр.
«Безнең максат – урманнарны яклау, һәм бу эшчәнлек эш вазыйфалары белән генә чикләнми. Мондый акцияләрдә катнашу – аңлы рәвештә экологик карар кылу. Без сүз белән генә түгел, эш белән дә табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген күрсәтергә омтылабыз», – дип билгеләп үтте ТР Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова.
Исегезгә төшерик, «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» акциясенең максаты – халыкка экологик белем бирү һәм агарту, җаваплы куллануны тәрбияләү, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирәлекне сакларга омтылу. Махсус чистартудан соң җыелган макулатура кабат эшкәртү һәм алга таба файдалану өчен кыйммәтле чимал алуга яраклы. Эшкәртелгән макулатурадан катыргы, салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка кәгазь эшләнмәләр ясала.