Биектау районы Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Татарстан мәктәп урманчылыкларының тарихына һәм традицияләренә багышланган дәрестә катнаштылар.
Укучылар өчен дәресне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче консультанты Айгөл Нур һәм ТРның «Алабуга урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Алексей Масхутов үткәрде. Белгечләр балаларны республикада мәктәп урманчылыклары үсеше тарихы белән таныштырдылар, хәрәкәтнең аякка басу этаплары һәм күренекле шәхесләрнең Татарстанның табигый байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре турында сөйләделәр. РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде, аның казанышлары төбәктә генә түгел, аннан читтә дә танылды.
«Татарстанда мәктәп урманчылыкларының беренче отрядлары 1968 елда Зәй, Кукмара һәм Саба районнарында барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Айгөл Нур. – Шул вакыттан бирле хәрәкәт шактый киңәйде һәм үз хезмәтләре белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүче битараф булмаган меңләгән балаларны берләштерә».
Дәреснең практик өлешендә укучылар урман профиле һөнәрләре турында белеп кенә калмады, экспертларга сораулар бирделәр, урман хуҗалыгы алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар һәм агачларны карау буенча киңәшләр алдылар.