Арча районында «Шүрәле бакчасы» экологик акциясе узды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында «Шүрәле бакчасы» экологик акциясе узды. Чара Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 120 еллыгы кысаларында Резеда Гобәеваның «Шүрәлене көттегезме?» спектакле премьерасына багышланган иде.

Акция кысаларында истәлек аллеясына нигез салынды - чарада катнашучылар көче белән 20 нарат үсентесе утыртылды. Оештыручылар әйтүенчә, аллея авылның бизәге булуы өстенә, буыннарның дәвамчанлык символы да, туган төбәкнең табигатенә һәм мәдәни мирасына сакчыл караш чагылышы да булачак.

Агач утыртуда «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, шулай ук Арча районы мәгариф учреждениеләреннән мәктәп укучылары һәм педагоглар катнашты.

Истәлек аллеясын булдыру инициативасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Арча муниципаль районы администрациясе ярдәмендә тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International