Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетының Экспертлар советы утырышында саклаучы урманнардан файдаланганда, саклаганда, яклаганда һәм аларны торгызганда урман тармагының керемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү мәсьәләсендә доклад белән чыгыш ясады.
Мәскәүдә Федерация Советы бинасында узган утырыш эшендә Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников һәм башкалар катнашты.
Равил Кузюров үз чыгышында Дәүләт Думасында карала торган 401706-8 федераль закон проекты турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү мөмкинлеге булмау Татарстан Республикасы урман тармагы өчен кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала. Өлгергән һәм картайган утыртмаларда агач әзерләү урман планы, урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентлары һәм арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә урманнарны үзләштерү проектлары нигезендә аренда шартнамәләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.
«Исәпләнгән урман бүлемтеге ел саен якынча 35-40% ка, өлгергән һәм тотрыксыз утыртмалар буенча 25-30% ка үзләштерелә, – диде Равил Кузюров. – Өлгергән һәм тотрыксыз утыртмаларның туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә, шулай ук урман культуралары фонды тулысынча формалашмый, урманнардан күп максатлы, рациональ, өзлексез, ярлыланмыйча файдалануны тәэмин итүнең төп принцибы бозыла».
Урман законнарын камилләштерү максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын эшләде, дип өстәде министр.
«Әлеге закон проекты Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары системасын урман белән идарә итүнең үз-үзен тәэмин итә торган берәмлекләре буларак торгызырга мөмкинлек бирәчәк, анда урман утыртмаларының үсеш циклы урман культураларын утыртудан алып өлгергән агачларны кисүгә һәм агач эшкәртүгә кадәр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан тәэмин ителә», – дип ассызыклады Равил Кузюров.
Фоторәсемнәрне Федерация Советы матбугат хезмәте тәкъдим итте.https://senatinform.ru/)