30 октябрьдә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев тууына 105 ел булды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 30 октябрьдә, ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССР Атказанган урманчысы Александр Александрович Гуляевның тууына 105 ел булды.

Александр Гуляев 1920 елда Аксубайда туган. Аксубай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1937 елда Казан педагогика институтына укырга керә. Ике елдан комсомол чакыруы буенча хәрби-диңгез флоты сафына баса, Ленинград югары хәрби-диңгез училищесында укый. Бөек Ватан сугышы башлану белән Кара диңгез флоты составында, аннары Дунай флотында була. Кырым белән Кавказны алман солдатларыннан азат итә. 1946 елда туган авылына кайта һәм Аксубай урман хуҗалыгына эшкә урнаша, бер үк вакытта Ленинград урман-техника академиясенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә, аны «кызыл» диплом белән тәмамлый.

Алдагы елларда Александр Гуляев Аксубай урман хуҗалыгында өлкән урманчы, директор булып эшли. Үзенең югары һөнәри сыйфатлары аркасында 1959 елда Казан шәһәренә баш урманчы вазыйфасына күчерелә, аннары РСФСР Баш урман хуҗалыгы ведомствосы каршындагы Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 1979 елда, идарәне министрлыкка үзгәртеп кору сәбәпле, Александр Гуляев ТАССР урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнә. Бу вазыйфада ул 1984 елга кадәр эшли. Александр Александровичның тармактагы гомуми эш стажы – 38 ел, шул исәптән урман хуҗалыгы белән идарә итү органы җитәкчесе вазыйфасында – 25 ел.

Александр Гуляев ТАССР урман хуҗалыгы министры вазыйфасында эшләгән чорда урман тармагын үстерүдә шактый алга китеш ясала. Аерым алганда, урман чималы ресурсларын, яфраклы, вак товарлы агач, урман кисү һәм агач эшкәртү калдыклары рациональ кулланыла башлый. Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, аларны саклау функцияләрен көчәйтү, аларның продуктивлылыгын арттыру, шулай ук урманнарны үрчетү буенча зур күләмле чаралар үткәрелә.

Ул елларда урман хуҗалыгы производствосына машина һәм эшнең авырлыгын киметү механизмнары кертелә. 1968 елдан республика шәһәрләрен һәм торак пунктларын яшелләндерү эшләре башлана.

Александр Гуляев урманнарны саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Ул эшчәнлек иткән чорда агачларны законсыз кисү очраклары кими, урман янгыннарының саны да, мәйданы кими, урман хуҗалыкларында янгын сүндерү буенча химия станцияләрен оештыру, аларны янгын техникасы, инвентарь һәм җиһазлар белән тәэмин итү эше башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International