ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2025 елның 31 октябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырышта бирелгән мәгълүматларга караганда, 2025 ел башыннан Идел буе федераль округы территориясендә 416 урман янгыны теркәлгән, янгын 4,3 мең га тәшкил иткән.

Киңәшмәдә катнашучылар урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәпләрен анализлау, зыянны каплау механизмнары, ведомствоара хезмәттәшлекне камилләштерү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International