Бүген Татарстан Республикасы Министрлыкта Мамадыш районында заманча экологик агач савыт-саба җитештерүгә инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Очрашуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, шулай ук Кытай Халык Республикасыннан инвестиция компаниясе вәкилләре Сюй Лян һәм Юй Гуйянь катнашты.
Тәкъдим ителгән проект буенча, яңа предприятие Мамадыш шәһәренең «Нократ» сәнәгать паркы территориясендә урнаштырылачак. Җитештерү линиясе агачтан – тәлинкә, кашык һәм башка кирәк-ярак әйберләр кебек бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба ясау буенча махсуслашачак.
Киңәшмә барышында катнашучылар проектны гамәлгә ашыруның техник һәм икътисадый аспектлары турында җентекләп фикер алышты: булачак предприятиенең җитештерү куәтләре, каен чималын китерүнең потенциаль күләмнәре һәм логистикасы һ.б. турында сүз барды.
Кытай ягы вәкилләре озак вакытлы хезмәттәшлек белән кызыксынуларын ассызыкладылар һәм мондый производстволар тәҗрибәсе Татарстанда булган ресурслар белән бергә проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез булдырачагына ышаныч белдерделәр.