Алексеевск районында Татарстан урман хуҗалыгы министры катнашында бәйрәм чаралары узды

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск районында булды, анда берничә тантаналы чарада катнашты.

Көн яшелләндерү акциясеннән башланды — төзелеп килүче «Елки-палки» паркында яшь чыршылар утыртылды. Яңа агачлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган аллеяның дәвамы булды. Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, мондый инициативалар табигатькә сакчыл караш формалаштыра һәм халык өчен уңайлы мохит булдырырга ярдәм итә.

Аннары район хакимиятендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар батырлык орденнары һәм «Батырлык өчен» медальләре белән  бүләкләнде. Бүләкләр һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына тапшырылды.

Бәйрәм көне Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт белән дәвам итте. Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров район халкына махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкләр җыюда һәм илтеп җиткерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Алексеевск районыннан волонтерлар, эшкуарлар һәм авыл җирлекләре көче белән оештырылган 50 дән артык гуманитар конвой җибәрелгән.

Хәрәкәттә иң яхшы катнашучыларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм программасын иҗат коллективлары чыгышлары төгәлләде.

 

«Татмедиа» АҖ филиалы «Заря» газетасы редакциясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International