Татарстанда 3300 гектар мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылды

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, быелның 5 ноябренә барлыгы 3300 гектарда утыртмалар тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International