Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Гаяновлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша

2025 елның 7 ноябре, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Әбүзәр Гаян улы Гаяновның вафаты уңаеннан туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Әбүзәр Гаян улы Татарстанның урманчылык тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, ә ул салган һөнәри һәм әхлакый принциплар республикабызның яшел байлыгын саклаучы һәркем өчен рухландыргыч ориентир булып калачак.

Гаянов Әбүзәр Гаян улы 1936 елның 6 августында Мамадыш районы Акман авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1954 елда Актаныш урманчылыгы урманчысы буларак башлап, ул Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы, инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитетының урман хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.  1984-2001 елларда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгын (1992 елдан – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын) җитәкли. Аның җитәкчелегендә урман орлыгы базасын, питомник хуҗалыгын үстерү, саклагыч урман утыртмаларын үрчетү, агач эшкәртү һәм урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук ул елларда республикада юл буе кар саклау полосаларына нигез салу буенча да зур эш башкарыла.

Әбүзәр Гаян улы нәтиҗәле, иҗади хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» (1968 ел) һәм «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (1999 ел) мактаулы исемнәренә лаек була.

Хушлашу тантанасы иртәгә, 8 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында узачак, адресы: Казан шәһ., Ямашев пр., 37а йорт. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International