Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы күзәтчелек органы тарафыннан Бөтенроссия эшкуарларны кабул итү көне уздырылуы турында хәбәр итә.
Эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары эш вакытында, һәр айның беренче сишәмбесендә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу, шулай ук дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар таләпләрен үтәмәү мәсьәләләре буенча табигатьне саклау прокуратурасына шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
Табигатьне саклау прокуратурасы бинасында эшкуарларны чираттагы шәхсән кабул итү 2025 елның 11 ноябрендә 10:00 сәгатьтә оештырылачак.
Шәхсән кабул итүгә язылу өчен белешмәләр: 8 (843) 590-66-36, kazp@381.mailop.ru. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының адресы: Казан шәһәре, Назарбаев ур., 15нче йорт.