Казанда республиканың элеккеге урман хуҗалыгы министры Әбүзәр Гаянов белән хушлаштылар

2025 елның 8 ноябре, шимбә

Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында республиканың элеккеге урман хуҗалыгы министры, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы Әбүзәр Гаян улы Гаянов белән хушлашу тантанасы булды.

Легендар урманчыны искә алырга урман тармагы белгечләре һәм ветераннары, шулай ук Әбүзәр Гаяновның туганнары һәм якыннары килгән иде.

Җыелучылар алдында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. «Бүген безне тирән кайгы хисе берләштерде – без гомере республикабызның урман тармагы белән тыгыз бәйләнгән атаклы, чын профессионал Әбүзәр Гаян улы Гаянов белән саубуллашабыз. Безнең күбебез өчен ул җитәкче генә түгел, ә һөнәри принциплары һәм кешелек сыйфатлары тирән ихтирам уяткан остаз да иде, – диде ул. – Әбүзәр Гаяновичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк».

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Әбүзәр Гаян улы җитәкчелегендә Татарстан урман хуҗалыгына ныклы нигез салынуы турында ассызыклады. «Ул гадел, җаваплы кеше иде, – диде Азат Хамаев. – Без югалту ачысын чын күңелдән уртаклашабыз, туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз».

ТР урман хуҗалыгының элеккеге министры, урман тармагы ветераны Зөфәр Абдуллин Әбүзәр Гаян улы белән бергә эшләве турындагы хатирәләре белән уртаклашты. «Аның грамоталы җитәкчелеге аркасында республиканың урман хуҗалыгы хәтта үзгәртеп кору чорының катлаулы икътисадый шартларында да башка регионнарга караганда яхшырак үсте, – дип ассызыклады ул. – Әбүзәр Гаянович безнең хәтердә мәңгегә сакланыр, ә аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булыр».

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Казан ДАУ» ЮҺБ ФДБМУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин җәмәгатьчелекнең зур югалту кичерүе турында өстәде. «Әбүзәр Гаянович танылган, легендар урманчы, үз эшенең чын профессионалы иде, – диде Харис Мусин. – Ул Министрлыкта һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә югары квалификацияле белгечләр командасын җыйды, аның җитәкчелегендә куелган барлык бурычлар да уңышлы хәл ителде».

Урман тармагы ветераны Евгений Гуськов Әбүзәр Гаянович белән бергә эшләве турында сөйләде. «1984 елда ул урман хуҗалыгы министры булды. 1986 елда Әбүзәр Гаянович миңа министр урынбасары урынын тәкъдим итте, ул вакытта мин Зеленодольск урман хуҗалыгы директоры идем. Без тандемда 15 елга якын эшләдек, – диде ул. – Әбүзәр Гаянович эшләгән чорда урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе күтәрелде, Саба урман сәнәгате хуҗалыгында эзлекле-сайланма кисү системасы кертелде, имән утыртмалары реконструкцияләнде».

Ахырда Әбүзәр Гаяновичның улы Рөстәм Гаянов чыгыш ясады. Ул җыелганнарның барысына да әтисен соңгы юлга озатырга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең гаилә өчен әти һәрвакыт хезмәт сөючәнлек, намуслылык һәм кешеләрне ярату үрнәге булды. Ул авыр минутларда ярдәм итә белә иде, бөтен көчен эшкә, туган республикага багышлады. Без аның белән саубуллашырга килгән һәркемгә чиксез рәхмәтле. Хатирәләрегез һәм ярдәм сүзләрегез өчен рәхмәт», – диде Рөстәм Гаянов.

Гаянов Әбүзәр Гаян улы 1936 елның 6 августында Мамадыш районының Акман авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1954 елда Актаныш урманчылыгы урманчысы буларак башлап, ул Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы, инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитетының урман хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1984-2001 елларда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгын (1992 елдан – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын) җитәкли. Аның җитәкчелегендә урман орлыгы базасын, питомник хуҗалыгын үстерү, саклагыч урман утыртмаларын үрчетү, агач эшкәртү һәм урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук ул елларда республикада юл буе кар саклау полосаларына нигез салу буенча да зур эш башкарыла.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен Әбүзәр Гаян улы «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» (1968), «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (1999) мактаулы исемнәренә лаек була, «Янгын вакытындагы батырлык өчен» медале (1973), «Мактау билгесе» ордены (1981), ТРның Мактау грамотасы (2001) һ.б. белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International