Татарстанда 2025 елның 8 сентябреннән 8 ноябренә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы тәмамланды. Ике ай эчендә волонтерлар һәм урман тармагы белгечләре 400 куб.м. каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыгардылар, шулай ук 3,2 мең куб.м. коры-сары һәм ауган агачларны черетү өчен өемнәргә салдылар.
Акция «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде һәм урманнарда уңайлы санитар-экологик хәлне саклауга, шулай ук халыкның экологик культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе битараф булмаган меңләгән гражданнарны берләштерә. Традиция буенча, ул елга ике мәртәбә – яз һәм көз айларында үткәрелә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Уртак тырышлык белән без, экологик хәлне яхшыртып һәм яшьләр арасында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырып, урманнарда тәртипне саклап кала алабыз».
Чараларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашты.