Зеленодольск районы Әйшә гимназиясенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Урман экологиясе» интерактив эко-викторинасында катнаштылар. Үсеп килүче буынның экологик грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чараны «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко үткәрде.
Викторина барышында балалар урманнарның флорасы һәм фаунасы турындагы белемнәрен күрсәттеләр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм урман утыртмаларын янгыннардан һәм корткычлардан саклау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Биотөрлелекне саклау һәм урманнан тотрыклы файдалану темасына аерым игътибар бирелде.
Оксана Горбатенко сүзләренчә, мондый чараларда катнашу балаларда экологик фикерләү һәм әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык формалаштырырга ярдәм итә.
«Безнең максат – укучыларның белемнәрен тикшерү генә түгел, ә аларга урманга мәхәббәт тәрбияләү, республиканың табигый ресурсларына сакчыл карарга өйрәтү», – дип билгеләп үтте ул.