Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында урман законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» 401706-8 номерлы федераль закон проектын икенче укылышка әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында утырыш узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында урман белән тотрыклы идарә итүгә һәм урманнан файдалануга кагылышлы урман законнарын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Катнашучылар документны икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак закон проектына төзәтмәләр турында фикер алыштылар.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кыскача доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Татарстанның урман фонды күбесенчә вак товарлыклы һәм түбән сортлы йомшак яфраклы агачтан торган аз урманлы төбәкләр рәтенә керүен хәбәр итте.

«Исәпләнгән урман кисү ел саен якынча 35-40% үзләштерелә, өлгергән һәм картайган утыртмалар буенча – 25-30%, – диде Равил Кузюров. – Кисүгә җәлеп ителмәгән өлгергән һәм тотрыксыз утыртмалар хуҗалык һәм социаль функцияләрне үтәми, шулай ук бу урманнарның экологик функцияләренең нәтиҗәлелеген дә киметә».

«Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү урман хуҗалыкларына өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү һәм аларны эшкәртеп, урман хуҗалыгын алып бару мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, – дип өстәде ул. – Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетыннан әлеге закон проектын хуплау турында сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International