ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» квалификация күтәрү программасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары өчен практик дәресләр үткәрде. Бу очрашуларда катнашучылар актуаль кейсларны карадылар һәм 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре, урман утыртмаларын законсыз кисүгә каршы тору механизмнары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре, ауган агачларны җыю регламенты һәм урман фондында санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.
«Хәзерге шартларда авыл җирлекләре башлыкларына урман законнарының нечкәлекләрен белү генә түгел, килеп туган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү өчен дә контроль органнары белән хезмәттәшлек итү алгоритмын аңлау зарур», – диде Айрат Әхмәров.
Уку Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уза. Агымдагы елда квалификация күтәрү курсларын Татарстанның төрле районнарыннан 10 уку төркеменә бүленгән 300 гә якын авыл җирлеге башлыгы узачак. Тыңлаучылар, урман хуҗалыгы мәсьәләләреннән тыш, эшчәнлекнең хокукый нигезләрен, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү үзенчәлекләрен һ.б. өйрәнәчәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирлек башлыкларының квалификациясен күтәрү программасы КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә 10 елдан артык гамәлгә ашырыла. Дәресләрне дәүләт идарәсенең төрле тармакларында әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар үткәрә.