«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Бумбатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе тиздән көзге сезонны тәмамлаячак. Исегезгә төшерәбез, быел акция ел буе барды, ә көзге сезон 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашучылар һәм гаиләләр арасындагы шәхси ярышларның арадаш нәтиҗәләре яз, җәй, көз һәм кыш айларында игълан ителә, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак.
Татарстан Республикасы акциядә актив катнаша һәм бүгенгә татарстанлылар 86,5 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә җибәргәннәр. Татарстан Башкортстаннан гына калышып, икенче урында.
Исегезгә төшерәбез, акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен проект сайтында https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ теркәлергә, оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуны расларга кирәк. Аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә.