Бүген Казан шәһәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча ІХ советы узды.
Аның эшендә республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары, учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова катнашты.
Утырышны ачып, Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советы рәисе Сергей Львов коррупциягә каршы системалы эш алып баруның мөһимлеген һәм алдынгы практикаларны гамәлгә кертү кирәклеген ассызыклады.
Анда катнашучыларны шулай ук Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Артур Мостаев сәламләде.
Утырыш барышында экспертлар коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләрен карадылар. Коррупциягә каршы законнарның икътисадый, социаль һәм хокукый аспектларына һәм коррупциягә каршы профилактик чараларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.
Дискуссиянең аерым блогы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыруга һәм җәмәгать контролен көчәйтүгә багышланган иде.
ТР иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советының коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре буенча дәүләт, муниципаль хакимият органнарына, иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, аны превенцияләүнең нәтиҗәле ысуллары, шулай ук коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылачак.