Зеленодольск районының Н.А.Катин исемендәге 17 нче мәктәбендә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне кысаларында «Урман мәктәбе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү экодиалогы узды. Чара үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Укучылар алдында «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко чыгыш ясады. Ул калдыкларны эшкәртүнең әһәмияте һәм аның табигать ресурсларын саклаудагы роле турында сөйләде.
Укучылар шулай ук икенчел эшкәртелергә тиешле материалларның төрләре – кәгазь, пластик, пыяла һәм металл турындагы белемнәре белән дә уртаклаштылар.
Әңгәмә барышында һәр кешенең әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән шәхси өлешенә аерым игътибар бирелде.
«Мондый чаралар балаларга көндәлек гадәтләрдәге зур булмаган үзгәрешләр дә илдәге экологик вәзгыятькә уңай йогынты ясарга мөмкинлеген аңларга ярдәм итә», – дип билгеләде Оксана Горбатенко.