«Куллар урманы» конкурсы башланды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә, Бөтендөнья икенчел эшкәртү көнендә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыручылар, генераль партнер Сбер белән бергә, «Куллар урманы» яңа онлайн-конкурсын башлап җибәрделәр.

Telegram-ботта: https://t.me/save_the_forest_bot урман квизында катнашып, урман һәм анда яшәүчеләр турындагы белемнәрен һәркем тикшерә ала.

Агымдагы елның 15 декабренә кадәр иң күп балл җыйган актив катнашучыларга файдалы экопризлар: поход рюкзаклары, палаткалар, акыллы колонкалар, пауэрбэнклар һәм эшкәртелгән материаллардан стильле әйберләр биреләчәк.

Призерлар исемлеге сохранимлесрф.рф сайтында 19 декабрьдән дә соңга калмыйча бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International