Профильле уку йортлары белән хезмәттәшлек программасы кысаларында «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы хезмәткәрләре Лубян урман-техник көллиятенең 4 нче курс студентлары өчен «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы» белгечлеге буенча дәрес үткәрделәр.
Белгечләр балаларга урман төзекләндерүнең заманча ысуллары буенча гамәли белемнәре белән уртаклаштылар.
Дәрес барышында кыр эшләрен башкару технологияләре җентекләп каралды, урман утыртмаларын таксацияләү өчен заманча кораллар һәм приборлар күрсәтелде. Аерым игътибар урманнарның сан һәм сыйфат характеристикаларын билгеләү ысулларына, шулай ук урманнарны саклау чараларының нәтиҗәлелеген анализлауга бирелде.
«Тармакның гамәлдәге белгечләрен җәлеп итеп, мондый дәресләр – белем бирү процессының мөһим өлеше, ул студентларга актуаль белемнәрне һәм киләчәк һөнәрләре турында беренче кулдан күзаллау алырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова.