Бүген «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында «Мультиротор тибындагы пилотсыз һава суднолары операторы» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү оешмасы тарафыннан оештырылды.
Тыңлаучыларны «Иннополис университеты» югары белем бирү оешмасының махсуслаштырылган ИТ-әзерлек үзәге җитәкчесе Юлия Гусева һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров сәламләде.
«Пилотсыз технологияләр кертү урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра. Безнең белгечләр янгын чыганакларын, законсыз кисүләрне һәм урман фондының торышындагы башка үзгәрешләрне оператив рәвештә ачыклый алачак. Бу мониторингның яңа дәрәҗәсе», – дип ассызыклады Айрат Әхмәров.
Юлия Гусева сүзләренчә, курслар программасы тармакның актуаль таләпләрен исәпкә алып эшләнгән һәм пилотсыз авиация системаларының иң яңа модельләре белән эшләүне үз эченә ала.
Әлеге курсларда 40тан артык кеше үз квалификациясен күтәрер дип көтелә.
Укулар барышында катнашучылар пилотсыз һава судноларын куллануның норматив-хокукый базасын, очу маршрутларын планлаштыру ысулларын, төрле шартларда очу техникасын, шулай ук алына торган мәгълүматларны җыю һәм анализлауның заманча технологияләрен үз эченә алган комплекслы программаны үзләштерәчәкләр.
Практик дәресләргә аерым игътибар биреләчәк, анда тыңлаучылар урман тармагы үзенчәлегенә яраклаштырылган типик очу биремнәрен эшләячәкләр.