ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге хезмәткәрләре Алабуга урманчылыгына эш тикшерүе белән бардылар.
Визит барышында белгечләр «Алабуга урман хуҗалыгы» ТР ДБУ питомнигының эшчәнлеге белән таныштылар, анда нарат һәм чыршы чәчкеннәренең сан һәм сыйфат күрсәткечләрен инвентаризация белешмәләре белән чагыштырдылар. Утырту материалының торышына һәм үстерү технологияләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, экспертлар Менделеевск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә быел урман урнашкан җирләргә кертелгән кишәрлекне тикшерделәр. Урман утыртмаларын карау буенча киңәшләр бирелде.
Соңыннан белгечләр Морт кишәрлеге урманчылыгында башкарылган урман торгызу эшләренә бәя бирделәр. Урманнарны торгызу буенча чараларның расланган кагыйдәләр нигезендә башкарылуы билгеләп үтелде.