Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәпләре, китерелгән зыянны каплау механизмнары һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында быел 2395,2 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар төзелде һәм 4806,9 км озынлыкта булган минераллаштырылган полосалар карап чыгылды. Шулай ук гомуми озынлыгы 111,3 км булган янгынга каршы юллар төзелеше һәм 426,5 км реконструкцияләү эшләре башкарылды. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат булган 794 данә стенд, билге һәм күрсәткеч урнаштырылды.