ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техник көллияте эше белән танышты

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды. Анда ул «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә уку процессын оештыру белән танышты.

Министрны уку йортының директоры Рим Фәхразыев озата йөрде.

Равил Кузюров уку аудиторияләрен һәм махсуслаштырылган кабинетларны карады, көллият укытучылары һәм студентлары белән очрашты. Очрашу барышында тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Министр шулай ук «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ кәрҗин үрү цехында һәм җитештерү участогында башкарыла торган эшләрнең сыйфатын бәяләде.

Эш сәфәре азагында Равил Кузюров «Мультиротор тибындагы пилотсыз һава суднолары операторы» программасы буенча квалификация күтәрү курслары кысаларындагы дәрестә булды. Исегезгә төшерәбез, курслар «Иннополис университеты» ЮББ АКО тарафыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен үткәрелә.

Укулар кысаларында катнашучылар урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау өчен пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International