Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 2 курс студентлары «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ булдылар. Балалар өчен экскурсияне «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Азат Зиннәтуллин үткәрде.
Экскурсия барышында студентлар Россиядә иң заманча булган ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштылар. Үзәк ел саен ябык тамыр системалы 12 миллион данә чәчкен үстерә, бу исә үсеп китүчәнлекне арттыра һәм урман торгызу процессын тизләтә.
Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, анда агач-куак һәм чәчәкле-декоратив үсемлекләрнең уникаль төрләре тупланган.
Экскурсия Урман хуҗалыгы музеена бару белән төгәлләнде.
«Мондый гамәли дәресләр студентларның һөнәри компетенцияләрен формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Реаль тәҗрибә белән ныгытылган теоретик белемнәр республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру бурычларын нәтиҗәле хәл итә алырлык белгечләр тәрбияләргә ярдәм итә», - диде Азат Зиннәтуллин.