Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Бүгенге көндә кампания кысаларында авыл җирлекләре гражданнар җыеннарында 1 мең лекция, әңгәмә һәм чыгышлар, 12 мәгърифәтчелек акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 268 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 223 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 11,7 мең данә листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.
Исегезгә төшерәбез, «Утны туктат!» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе сигезенче ел рәттән уза һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.