Татарстан Урманны саклау үзәге белгечләре урман торгызу фондын инвентаризацияләү эшләрен төгәлләде

2025 елның 21 ноябре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Лениногорск, Лаеш, Биләр һәм Минзәлә урманчылыкларының урман фонды җирләрендә урман утыртмалары биләмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау эшләрен төгәлләделәр. Тикшерүләр урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы буенча дәүләт йөкләмәсе һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты  кысаларында үткәрелде.

Дәүләт урман реестры белешмәләре буенча, 2025 елда эш объекты булган әлеге урманчылыкларның гомуми урман мәйданы Татарстан урманнарының гомуми мәйданының 17% өлешен тәшкил итә. Шул исәптән урман торгызу өчен билгеләнгән җирләр республиканың урман торгызу фондының гомуми мәйданының 9,6% өлешен тәшкил итә.

Белгечләр 74 кишәрлектә урман утыртмалары биләмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган ачыкланган җирләрне, ДЗЗ технологияләреннән файдаланып, урман торгызуның мөмкин булган ысулларын ачыклау максатында натуралата тикшерделәр.

Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча 71 кишәрлекнең (тикшерелгән кишәрлекләрнең гомуми саныннан 96%) ДЗЗ материалларын дешифровкалау мәгълүматларына туры килүе ачыкланды. Шулай ук дүрт урманчылыкта урман торгызу фонды 611,2 гектар тәшкил итә.

Филиал хезмәткәрләре урман торгызуның ясалма, табигый яисә катнаш ысуллары буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International