Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнаштылар.
Акция кысаларында балалар Чирмешән урманчылыгы территориясендә җимлекләр элеп чыктылар. Укучылар әзерләгән җимлекләргә махсус әзерләнгән азык: көнбагыш орлыклары, тозсыз май һәм башкалар салынды.
Җимлекләр элгәннән соң, укучылар «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ административ бинасы янында урнашкан мәктәп урманчылыгы питомнигында булдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кышкы катлаулы чорда канатлы дусларга ярдәм итү һәм үсеп килүче буында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән.