Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгының Матюшино базислы урман питомнигы 2013 елда 6 миллион сумлык утырту материалы сатты

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Идел буендагы иң эре, “Россия Федерациясенең югары культуралы урман питомнигы”  исемен йөртүче бу питомник 1967 елда төзелгән, мәйданы 57 га. Питомникта гади нарат һәм себер карагае өчен өч басулы, чыршы өчен 4 басулы чәчү әйләнеше кабул ителгән. Быел монда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү технологиясе үзләштерелде.

Иң югары стандартларга ярашлы утырту материалы питомниктан Татарстанның һәм Идел буеның барлык районнарына гына җибәрелеп калмый, аны Якын Чит илләр дә сатып ала. Моннан тыш, питомник үсентеләре ТР Урман хуҗалыгы башлангычы белән үткәрелә торган Урман утырту көннәрендә һәм Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча “Яшел рекорд” проектында да кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International