Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина катнашты.
Төп доклад белән Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында анда катнашучылар урман орлыкчылыгы объектларын булдыру, стандарт утырту материалы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.